«Культурный десант»
13 марта делегация работников учреждении культуры Тетюшского муниципального под руководством начальника отдела культуры Сергея Арцыбашева приняла участие в семинаре-практикуме «Культурный десант», который состоялся на площадках Кайбицкого муниципального района.
Методисты РДК Гисматуллина Яна и Никишина Елена приняли участие в семинаре «Про традиции» по вопросам изучения и фиксации объектов нематериального этнокультурного достояния учреждениями культуры Заволжской зоны Республики Татарстан. Яна Гисматуллина представила паспорт ОНЭД — Мордовский праздник «Валда шинясь».
В конце встречи произошел анализ деятельности культурно-досуговых учреждений за 2024 год, были озвучены планы на 2025 год, рассмотрены вопросы по достижению эффективности деятельности в сфере культуры, в работе по программе «Пушкинская карта», проектной деятельности Грантовых конкурсов.
За вклад в развитие культуры Благодарственными письмами ГБУ «Таткультресурсцентр» были награждены:
- Фролагина Наталья Владимировна — специалист по информационной работе отдела организационной работы МБУ «Тетюшская централизованная клубная система»Тетюшского муниципального района Республики Татарстан;
- Ахмадуллин Рустем Фаридович — режиссер народного театра районного Дома культуры Тетюшского муниципального района Республики Татарстан.
13 март Тәтеш муниципаль районы мәдәният учреждениесе хезмәткәрләре делегациясе мәдәният бүлеге җитәкчесе Сергей Арцыбашев җитәкчелегендә Кайбыч муниципаль районы мәйданчыкларында узган «Мәдәни десант» семинар-практикумында катнаштылар.
Район мәдәният йорты методистлары Гыйсмәтуллина Яна һәм Никишина Елена Татарстан Республикасы Идел аръягы зонасы мәдәният учреждениеләренең матди булмаган этномәдәни байлык объектларын өйрәнү һәм теркәү мәсьәләләренә багышланган «Традицияләр турында» семинарында катнаштылар.
Яна Гыйсмәтуллина ОНЭД — мордва бәйрәме «Валда шинясь» паспортын тәкъдим итте.
Очрашу ахырында мәдәни-ял итү учреждениеләренең 2024 елдагы эшчәнлегенә анализ ясалды, 2025 елга планнар яңгырады, мәдәният өлкәсендәге эшчәнлекнең нәтиҗәлелегенә ирешү, «Пушкин картасы» программасы буенча эш, грант конкурсларының проект эшчәнлеге мәсьәләләре каралды.
Мәдәниятне үстерүгә керткән өлешләре өчен«Таткультресурсүзәк» ДБУ Рәхмәт хатлары белән:
- Фролагина Наталья Владимировна-Татарстан Республикасы Тәтеш муниципаль районының «Тәтеш Үзәкләштерелгән клуб системасы» МБУ оештыру эше бүлегенең мәгълүмати эш буенча белгече;
- Ахмадуллин Рөстәм Фәрит улы-Татарстан Республикасы Тәтеш муниципаль районы мәдәният йортының халык театры режиссеры.
