“Атрясские чтения”
“Атрясские чтения”
7 июня на древней земле в селе Большие Атряси состоялись XIX “Атрясские чтения”. Сотни людей собрались в этот день возле сохранившегося средневекового кладбища. Приобщиться к духовной пище приехали гости не только из Татарстана, но и других регионов России. Добрые молитвы, очищающие души произнес имам — мухтасиб Тетюшского района Инсаф хазрат Залалетдинов. В мероприятии приняли участии духовные и общественные деятели, а также жители поселения и окрестных сёл. Собравшиеся с благодарностью вспомнили известного татарского писателя, драматурга Туфана Миннуллина. Благодаря его инициативе, помощи, кладбище было ограждено железной оградой и приведено в порядок. Жители Тетюшского района гордятся тем, что в их краях есть священное место, сплачивающее мусульман — кладбище 13 века, которое располагается на месте села Тысячедомный Шунгат, славившегося своим монетным двором. После проповеди собравшиеся спустились к роднику “Изгеләр чишмәсе” (”Родник святых”). В небольшом музее можно было полюбоваться предметами быта татарского народа. На сцене, установленной на холме, гости праздника делились своими знаниями исторических фактов, впечатлениями от мероприятия, высказывали пожелания.
«Әтрәч укулары»
1 июнь Тәтеш муниципаль районының Олы Әтрәч авылында XIX «Әтрәч укулары» булып узды. Әлеге көнне йөзләгән кеше урта гасыр зираты янында җыелды. Рухи ризыкка Татарстаннан гына түгел, Россиянең башка төбәкләреннән дә кунаклар җыелды. Тәтеш районы имам — мөхтәсибе Инсаф хәзрәт Җәләлетдинов изге догалар кылды. Чарада дини һәм иҗтимагый эшлеклеләр, шулай ук торак пункт һәм тирә-як авыллар халкы катнашты. Чарада катнашучылар танылган татар язучысы, драматург Туфан Миңнуллинны рәхмәт белән искә алдылар. Аның ярдәме белән зират тимер койма белән уратып алынган һәм тәртипкә китерелгән. Тәтеш районында яшәүчеләр үз җирләрендә мөселманнарны берләштерүче изге урын — 13 гасыр зираты булуы белән горурланалар, ул үзенең тәңкә йорты белән дан тоткан мең йортлы Шунгат авылы урынында урнашкан. Вәгазьдән соң халык елга янындагы түбәнгә «Изгеләр чишмәсе»нә төштеләр. Кечкенә музейда татар халкының көнкүреш әйберләренә сокланып карарга мөмкин иде. Калкулыкта урнаштырылган сәхнәдә бәйрәм кунаклары үзләренең тарихи фактлар, чарадан алган тәэсирләре белән уртаклаштылар, теләкләрен белдерделәр.
