Новости

«Семейные посиделки»

12 ноября в Алабердинском сельском Доме культуры прошла игровая программа «Семейные посиделки», в рамках Года семьи в Российской Федерации. На мероприятие были приглашены семьи села с детьми. Они поговорили о семье, семейных традициях, а также о понятиях «забота», «взаимопонимание», «поддержка», «благополучие», «верность» и «любовь». Участники мероприятия поделились своими секретами семейной жизни и приняли участие в музыкальных и танцевальных конкурсах. В завершении мероприятия составили пословицы и поговорки о семье.

12 ноябрь Алабирде мәдәният йортында Россия Федерациясендә Гаилә елы кысаларында “Гаилә очрашулары” дип исемләнгән уен программасы уздырылды. Чарага балалар белән авыл гаиләләре чакырылды. Биредә алар гаилә традицияләре, шулай ук «кайгырту», «үзара аңлашу», «ярдәм», «иминлек», «тугрылык» һәм «мәхәббәт» төшенчәләре турында сөйләштеләр. Чарада катнашучылар гаилә тормышының серләре белән уртаклаштылар һәм музыкаль һәм бию конкурсларында катнаштылар. Чара азагында гаилә турында мәкальләр һәм әйтемнәр төзелде.