«Семейные ценности и традиции»
17 ноября в Богдашкинском сельском Доме культуры прошла тематическая программа «Семейные ценности и традиции», в рамках Года семьи в Российской Федерации. На мероприятии подростки села рассказали о своих родителях, их увлечениях и семейных традициях. Затем приняли активное участие в играх, конкурсах, викторинах и оформили коллективную творческую работу «Семья — это мир любви». Завершилось мероприятие дружным чаепитием.
17 ноябрь Богдашкино авылы мәдәният йортында Россия Федерациясендә Гаилә елы кысаларында «Гаилә кыйммәтләре һәм традицияләре» дип исемләнгән, тематик программа булып узды. Чарада авыл яшүсмерләре үзләренең әти-әниләре, аларның мавыгулары һәм гаилә традицияләре турында сөйләделәр. Аннан уеннарда, конкурсларда, викториналарда актив катнаштылар һәм «Гаилә — ул мәхәббәт дөньясы» дигән коллектив иҗат эшен рәсмиләштерделәр. Чара тату чәй эчү белән тәмамланды.
